Основная информация
Белдерүләрне түләүсез бирү өчен:
1. Төркемгә керү,
2. Төркем кагыйдәләрен үтәү.
Белдерүләрне “Обсуждения” ("Фикерләшүләр") рубрикаларына, йә төркемнең стенасына (диварга) куярга була.
Төркем кагыйдәләре
1. “Обсуждения” ("Фикерләшүләр") рубрикалары:
- 9 рубриканың берсен дөрес итеп сайлагыз,
- белдерүләрнең башында торак урынының исемен, йә “Тору урынына карамастан” дип язарга кирәк,
- белдерүләрне татарча хатасыз язарга тырышыгыз,
- фоторәсәмне куерга мөмкин,
- сатылган товарларның белдерүләрен алып ташлагыз,
- “Обсуждения” ("Фикерләшүләр") рубрикаларында белдерүләр шунда ук эленә,
- башка белдерү төркемнәренә сылтамаларны куярга ярамый,
- администратор, сәбәбен әйтеп тормыча, белдерүне алып атып блокировка куя ала.
2. Төркемнең стенасына (диварга):
- монда түләүсез рекламаның рәсемнәрен куярга була,
- түләүле рекламалар өчен аерым шартлар тудырыла,
- белдерү тәүлеккә бер тапкыр гына эленә. Яңартканнан соң иске белдерүне алына,
- төркемнең стенасында реклама администратор рөхсәте белән куела,
- администратор сәбәбен әйтеп тормыча, белдерүне куймаска да мөмкин.
3. Буа белән Тәтеш шәһәрләреннән башка калган район үзәкләре, бу төркемдә “кала” дип йөртеләчәк:
- #Апас каласы,
- #Буа шәһәре,
- #Кайбыч каласы,
- #Кама_Тамагы каласы,
- #Тәтеш шәһәре,
- #Чүпрәле каласы,
- #Югары_Ослан каласы,
- Яшел Үзән шәһәре Тау ягына керми. Төбәкнең бер өлеше генә Тау ягына керә.